12-13 ноябрьдә “Сәламәтлек-2016” Спартакиадасы кысаларында транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында стритбол һәм өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышларының II этабы булып узды. Ярышлар А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы спортзалында узды. Стритбол буенча җиңүче итеп “Волгадорстрой” ҖЧҖ командасы танылды. Икенче урынны А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы командасы яулады. “Транспроект” АҖ спортчылары өченче урында.
Өстәл теннисы буенча беренчелекне “Главтатдортранс” ДКУ яулады. А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы командасы икенче булды һәм өченче урында - Казанның “ПАТП-2” МУП командасы.
Җиңүче командаларга һәм призлы урын яулаучыларга кубоклар, дипломнар, медальләр, вымпеллар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.