Горький тимер юлының Казан төбәгендә гыйнвар-октябрь айларында йөк төяү һәм ташу арткан

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә 490 мең тонна төрле продукция төялгән.

10 ай эчендә 4 миллион 241 мең тонна йөк төялгән, бу узган елның гыйнвар-октябрь айлары күрсәткечләреннән 1,1% югарырак. Аерым алганда, ел башыннан алып кара металл ташу 1,4 мең тоннага арткан (2015 елның  гыйнвар-октябрь айлары белән чагыштырганда үсеш - 92,8%), урман йөге – 41,3 мең тонна (+71,6%), азык-төлек товарлары – 85 мең тонна (+67,5%) һәм цемент – 1 миллион 607 мең тонна (+14,9%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International