“ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе пунктуальлек буенча лидерлар өчлегендә

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Росавиация 2016 нче елның октябрендә даими һәм чартер рейсларның тоткарланулары турында мәгълүмат бастырып чыгарды. Татарстанның “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе, һәрвакыттагыча, пунктуальлек буенча алдынгы позицияне били. Шулай итеп, иң аз тоткарлык “Сибирь” авиакомпаниясендә күзәтелә - 0,55% (башкарылган 5999 рейсның 33ендә), аның артыннан “АЭРОФЛОТ” бара - 0,71% (19531 рейсның 139ында). Һәм пунктуальлек буенча лидерлар өчлеген “ЮВТ АЭРО” йомгаклый - 0,82% (610 рейсның 5ендә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International