Казанда 24 нче декабрьдә Мәрҗәни урамы транспорт хәрәкәте өчен ябыла

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

 

Казанда 24 нче декабрьдә 16.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Мәрҗәни урамы – Ф.Кәрим урамы белән киселештән алып Татарстан урамы белән киселешкә кадәрге участок – транспорт чаралары хәрәкәте өчен чикләнеләчәк.

Казан шәһәренең Башкарма комитеты Иске Татар бистәсе территориясендә Раштуа ярминкәсен уздыру вакытында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен мондый карарга килде. Бу көнне туристлар агымы артуы планлаштырыла.

Әлеге участокта тиешле юл билгеләре урнаштырылачак. Машина йөртүчеләрне үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International