18-20 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 67 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 114 очрагы, 273 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1583 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Ноябрьнең 20 көне эчендә республикада 212 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 22 кеше һәлак булган һәм 260 кеше төрле тән җәрәхәте алган.