“РТЮ” ААҖндә табигый монополияләрне җайга салу буенча федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнгән, бәяләр чикләре кысаларында гомуми файдаланудагы тимер юл транспортында йөк ташуга тарифлар дәрәҗәсен, җыемнарны һәм түләүне билгеләү (үзгәртү) турында карарлар әзерләү һәм кабул итү регламенты расланда.
Әлеге регламент РТЮ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча кулланучылар советы белән берлектә әзерләнгән һәм килешенгән.
Хәзерге вакытта РТЮ актив рәвештә федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнгән, бәяләр чикләре кысаларында тимер юл транспортында йөк ташу буенча хезмәт күрсәтүгә тарифлар дәрәҗәсен мөстәкыйль рәвештә үзгәртү буенча үз хокукын тормышка ашыра.
Яңартылган регламентны кабул итүнең максаты булып мөрәҗәгатьләрне карау процедурасын гадиләштерү һәм “тариф коридоры” кысаларында тарифларны үзгәртү турында карар кабул иткәндә ачыклыкны арттыру тора.
“Тариф коридоры” механизмы гамәлгә керү белән үзенең нәтиҗәле булуын дәлилләде. Шулай итеп, 2013 елга эш нәтиҗәләре буенча тимер юл транспортына өстәмә җәлеп итеп ташылган йөкнең күләме 1,6 млн. тонна тәшкил итте, 2014 һәм 2015 еллар буенча – 6,2 млн тонна, 2016 елның 9 аенда - 4,38 млн тонна.
“РТЮ” ААҖндә хәзерге вакытта “тариф коридоры” кысаларында тарифлар дәрәҗәсен үзгәртү мәсьәләләре тимер юл транспорты хезмәтләреннән кулланучылардан килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә карала. Карарлар катгый регламентлаштырылган шартларны үтәп һәм РТЮ өчен аларны гамәлгә ашыруның икътисади нәтиҗәлелеге бәяләмәсе белән кабул ителәчәк.