Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 119 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә тизлек режимы бозылмаган, маршруттан тайпылу очраклары теркәлмәгән.

 

Республика юлларында 266 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 180.

 

Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 10 халыкара рейслар. 2387 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2193 кеше килгән.

 

21 нче ноябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -4 - -9 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International