ГТЮ Казан төбәгендә 10 ай эчендә билет бастыручы автоматлар аша 381 меңнән артык билет сатылган

2016 елның 18 ноябре, җомга

2016 нчы елның ун ае эчендә билет бастыручы автоматлар ярдәмендә 381 мең 900 билет сатып алынган. Иң күп билетлар саны түбәндәге станцияләрдә сатып алынган: Казан-1 – 77574, Васильево – 44640, Нократ Аланы – 43775 һәм Әмәт метросы – 39856.

Исегезгә төшерәбез, билет бастыручы автоматлар пассажирларга шәһәр яны поездларына билетларны акчага мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә. Билет бастыручы автоматларның эше төрле хезмәтләр өчен түләү буенча терминаллар эше белән охшаш (ТКХ, мобиль элемтә, Интернет челтәренә керү өчен түләү). Башта пассажир хезмәт күрсәтүгә запрос формалаштыра (бу очракта билет рәсмиләштерүгә), аннары, хезмәт күрсәтү шартлары белән танышкач (бу очракта бәя белән), шартлар белән килешә яисә хезмәттән баш тарта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International