Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 116 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә тизлек режимы бозылмаган, маршруттан тайпылу очраклары теркәлмәгән.
Республика юлларында 304 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 199.
Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 10 халыкара рейслар. 2176 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2625 кеше килгән.
18 нче ноябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, көньяктан салмак җил. Температура: -6 - -11 градус.