Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 15 халыкара рейслар. 2993 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2775 кеше килгән.
Яхшы традицияне дәвам итеп министрлык хезмәткәрләре чираттагы тапкыр Казан шәһәренең Вишневский урамындагы 10 нчы йортта урнашкан Үзәк китапханәсенә өчен китаплар җыйдылар. Бүген алып килгән 62 китап китапханә фондын тулыландырды.
17 нче апрельдә старт алган “Язгы игелек атналыгы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” #Мәрхәмәтлетатарстан иреклеләр акциясе кысаларында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре киемнәр һәм уенчыклар җыйдылар.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 138 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 16 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 15 халыкара рейслар. 2531 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3510 кеше килгән.
Даими муниципальара маршрутларда хезмәт күрсәтүче автобуслар яңадан йөри башлаган. Мониторинг системасы буенча рейсларга иртән 108 автобус чыккан.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 122 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 26 очрагы теркәлгән.
"Содружество" шәһәр яны компаниясе пассажирларга үзвакытлы хәбәр җиткерү һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен арттыру өчен яңа проект - "Маршрутное телевидение" ачып җибәрә.
Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 10 халыкара рейслар. 2753 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2238 кеше килгән.
18-21 апрельдә Заструг-Сосновка аралыгында тимер юлны ремонтлау сәбәпле 14 шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк