ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2017 ел
җомга

Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 20 чартер, 20 халыкара рейслар. 3841 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3185 кеше килгән.


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

1 майдан 6350 нче номерлы Ходяшево-Казан шәһәр яны поезды билгеләнә. 


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

“Көнчыгыш” автовокзалы 28 һәм 29 апрель, 3, 5 һәм 6 май көннәрендә Яр Чаллы, Актаныш, Менделеевск һәм Минзәлә шәһәрләренә өстәмә рейслар оештыра.

“Көньяк” автовокзалы 28 һәм 29 апрельдә Тольятти, Нурлат, Чистай, Түбән Кама, Базарлы Матак, Болгар һәм Чирмешәнгә өстәмә рейслар оештыра. 

Горький тимер юлында май бәйрәмнәре алды һәм бәйрәм көннәрендә пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен шәһәр яны поездлары хәрәкәте үзгәртеләчәк. 

1 майдан алып 10 июльгә кадәр Казан-Краснозаринск, Краснозаринск-Казан һәм Бирюли-Краснозаринск шәһәр яны поездларының маршрутлары Волжскига кадәр озынайтыла. 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 144 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 15 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 32 очрагы теркәлгән. 


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

5 майдан алып 10 июльга кадәр Казан - Йошкар-Ола, Йошкар-Ола - Казан, Йошкар-Ола - Табашино һәм Табашино - Йошкар-Ола шәһәр яны поездлары билгеләнә

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре министрлык территориясен ямьләндерүдә катнаштылар һәм Дан аллеясындагы алмагачларны агарттылар. 

“Содружество” пассажир компаниясе 30 нчы апрельдән алып 2 нче октябрьгә кадәр көн саен йөри торган 6 шәһәр яны поезды билгели


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International