Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 32 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 51,67 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 52, 64 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 15 халыкара рейслар. 2531 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3510 кеше килгән.