Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 122 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 26 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 51,66 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,16 метр (57,20 метр) биеклектә.
20 нче апрельдә республикада болытлы һава көтелә, кар, юеш кар һәм яңгыр явачак, җил төньяк-көнбатыштан. Температура 0 - -5 гр.