Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 26 очрагы теркәлгән.

 

Иделдә суның биеклеге 51,62 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 52,86 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 10 халыкара рейслар. 2753 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2238 кеше килгән.

 

19 нчы апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар, юеш кар һәм яңгыр явачак, көндез кайбер районнарда буран, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура 0 - -5  гр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International