Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 138 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 16 очрагы теркәлгән.

 

Иделдә суның биеклеге 52,16 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,04 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 12 халыкара рейслар. 3036 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3935 кеше килгән.

  

18 нче апрельдә Татарстанда болытлы һава көтелә, яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба күчә. Температура: +4 - +9 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International