Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 146 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 37 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,13 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,10 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 15 халыкара рейслар. 2993 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2775 кеше килгән.
25 нче апрельдә Татарстанда болытлы һава көтелә, көндез күпчелек районнарда яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: +7 - +12 градус.