"Содружество" шәһәр яны компаниясе пассажирларга үзвакытлы хәбәр җиткерү һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен арттыру өчен яңа проект - "Маршрутное телевидение" ачып җибәрә. Вагоннарда урнаштырылган махсус экраннарда "Кызык", "Кулинария", "Спорт", "Цитаталар", "Забавное", "Яңалыклар", "Бәйрәмнәр", "Шәһәр", "Технологияләр" мәгълүмати-күңел ачу сәхифәләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы хәбәрләре тәкъдим ителгән инде. Биредә һава шартлары һәм валюта курслары турында мәгълүмат белергә була. Якын арада "Содружество" шәһәр яны компаниясе яңалыклары да барлыкка киләчәк: акцияләр, чаралар, җәдвәлдәге үзгәрешләр, һ. б.
"Маршрутное телевидение"не тутыру буенча үз тәкъдимнәрегезне компания сайтына (http://www.sodruzhestvoppk) һәм WhatsApp: смс +7 937-625-04-33 җибәрергә мөмкин.