ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Сарман авылында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Минзәлә елгасы аша күперне капиталь ремонтлау дәвам итә. Күчмә объект. Исегезгә төшерәбез, эшләр 2024 елның маенда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча башланган иде.

Горький тимер юлы хезмәткәрләре «Поездларга юл бир!» профилактик айлыгына кушылды, ул җәйге мәктәп каникуллары алдыннан 2025 елның 1 маеннан 31 маена кадәр "Россия тимер юллары" ААҖ челтәрендә уза.


1
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Түбән Кама муниципаль районы хакимиятендә якындагы алты елга Түбән Каманың транспорт һәм юл инфраструктурасын үстерүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Чарада Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Радмир Беляев, Түбән Кама һәм Казаннан профильле ведомстволар вәкилләре катнашты.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәрендә юлчылар Мәскәү районында Декабристлар урамындагы (Воровский урамыннан Восстание урамына кадәр) 0,9 км озынлыктагы һәм 6 полоса киңлегендәге автомобиль юлын ремонтлый башладылар.


30
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген "Җиңү поезды" Казанда тукталыш ясады. Әлеге вакыйгага багышланган чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, «Россия тимер юллары» ААҖ филиалының Казан территориаль идарәсе буенча Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов һәм башкалар катнашты.


29
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасында 2025 елда юл эшләре программасының гамәлгә ашыра башлануы турында сөйләде. Чарада шулай ук «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев катнашты.


28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген, 28 апрельдә, Россиядә Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтәләр. Ул Халыкара дәрәҗәдә уздырыла, эш урынында аварияләрне һәм травматизмны булдырмау чараларына, куркынычсыз, сәламәт һәм лаеклы хезмәт шартларын булдыруга игътибарны юнәлдерә. 

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында 6,2 км озынлыктагы 5,1 – 11,4 км участогында Азнакай – Дүсем автомобиль юлы ремонтлана.


26
апрель, 2025 ел
шимбә

Бүген Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында массакүләм агач утырту бара.

Бүген Татарстан Республикасында Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуны билгеләп үтәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International