«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл төзүчеләр Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Мәскәү районында Рәхимов урамын (Васильченко урамыннан Ютазы урамына кадәр) төзекләндерүгә керештеләр. Юл 0,8 км озынлыкта һәм 2 полоса киңлектә.
Бу урам Төньяк - Көнбатыш фронты 7 нче армиясе 86 нчы мотоукчылар дивизиясенең 109 нчы разведка батальоны пулеметчысы, кызылармеец, Советлар Союзы Герое Бакый Сибгатулла улы Рәхимов хөрмәтенә аталган.
Бакый Рәхимов Кызыл Арсмиядә 1939 елдан хезмәт итә. 1939-1940 еллардагы совет-фин сугышында катнаша. Ул 1940 елның 22 февралендә Койвисто-Берке утравы районындагы сугышта батырлык күрсәтә. Разведка группасы составында Рәхимов тимер чыбык киртәсен үтә. Кызылармеец Рәхимов яраланса да сафта кала. 1940 елның 3 мартында сугышта һәлак була.
Әлеге объектта 12 мең кв. метрдан артык мәйданлы ЩМА-16 югары ныклы вак таш-мастикалы асфальт-бетон җәеләчәк, шулай ук гомуми мәйданы 435 кв. м булган тротуарлар ремонтланачак, 782 погон метр юл ян ташы һәм 196 погон метр тротуар ян ташы алыштырылачак.
Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да берничә эш башкарылачак. Аерым алганда, 10 юл билгесе, 4 тукталыш павильоны һәм юл билгеләре куелачак.
Бүгенге көнгә «Автодорстрой» ҖЧҖ тарафыннан күзәтү коелары люкларын сүтү, асфальт-бетон өслекне фрезерлау һәм асфальт-бетон өслекне тигезләү буенча эшләр үтәлгән. Хәзерге вакытта башкарылган эшләрнең якынча проценты 25% тәшкил итә.
"Бөек Ватан сугышы геройлары һәм вакыйгалары хөрмәтенә аталган урамнар инфраструктура объектларын тоташтырып кына калмый, ә буыннарны бәйли. Мондый объектларга һәрвакыт аерым игътибар бирелә, шул исәптән озак еллар дәвамында совет армиясе солдатларының батырлыгы турындагы истәлекне саклап калу өчен дә», - дип билгеләп үтте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда ветераннар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар яши торган һәм исемнәре Җиңү көнен бәйрәм итүгә бәйле 9,3 км дан артык урам норматив хәлгә китереләчәк. Эшләр Агерҗе, Әлмәт, Апас, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Зеленодольск, Мамадыш муниципаль районнарында һәм Чаллы шәһәрендә башкарылачак.