21 июньдә Мирный бистәсендәге каенлыкта Сабантуй узачак. Аны уздыру урынына казанлылар һәм республика башкаласы кунаклары Казан – Аэропорт, Березовая Роща тукталыш пункты шәһәр яны поездларында барып җитә алачак.
Казан станциясеннән поездлар 06.31, 07.57, 09.24, 12.31, 15.12, 16.43, 18.10, 19.45 һәм 21.40 китә.
Каенлык станциясеннән кире юнәлештә 06.50, 07.29, 08.19, 08.57, 11.48, 14.02, 17.02, 17.42, 19.11, 20.59, 22.52 китә.
Юлдагы вакыт - 12 минут. Бер юнәлештә йөрү бәясе - 44 сум.
Билетларны «РЖД пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм шәһәр яны кассаларында сатып алырга мөмкин.
Казан-Аэропорт-Казан маршрутында барлыгы 20 электропоезд йөри. Юлда алар Вахит, Каенлык, Комбинат, Көньяк парк, Юбилейная, Столбище станцияләрендә тукталыш ясыйлар.