КДАТУда республикада цемент-бетон юллар төзү турында техник киңәшмә узды

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

Бүген КДАТУда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов республика территориясендә цемент-бетон юллар төзү һәм урам-юл челтәрен ремонтлау буенча техник киңәшмә уздырды.

Чарада КДАТУның фәнни-техник эшчәнлек буенча проректоры Евгений Вдовин, «Татцемент» ҖЧҖ директоры Назимулла Әхмәтов, «Цемрос» үстерү юнәлеше буенча директор Владимир Горишний, «Татдорпроект «Институты» АҖ, «Транспроект» АҖ, «Трест Камдорстрой» АҖ, КДАТУ, юл оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.    

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасында цемент-бетон юллар төзелешендәге проект карарлары (юл киемнәре конструкциясе, техник-икътисадый нигезләмә) һәм категорияләр, шулай ук «Урам-юл челтәре» бердәм мәгълүмат системасын кертү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International