2 ноябрьдә Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе яңа Казан-Белгород-Казан юнәлеше буенча очышлар ачып җибәрә.
Беренче салкыннар башланганчы инфраструктураның төп объектлары: хәрәкәтчән состав, юллар, станцион хуҗалык, пассажирлар комплексы җентекләп тикшерелде.
21 октябрьдә «Бигеш» аэропортында беренче тапкыр Ан-124-100ЕМ «Руслан» самолеты төште – ул дөньяда иң эре һәм йөк ташучы серияле самолет.
30 һәм 31 октябрьдә Яр Чаллы тимер юл вокзалының беренче платформасында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «РТЮ» ААҖнең уникаль күчмә күргәзмә-лекция комплексы эшләячәк.
Казанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» проекты буенча урамнарны ремонтлау барышында яңа рәшәткәле коймалар урнаштырыла.
1 ноябрьдән Казан-Шәмәрдән-Казан юнәлешендәге шәһәр яны поездлары билгеләнә.
Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «Будапешт күперләре» күргәзмәсе ачылды.
Казанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проекты кысаларында Абдулла Бичурин урамының 369 метр озынлыктагы участогы ремонтланган.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 130 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 385 очрагы теркәлгән.
18 октябрьдә «Казан Арена» мәйданчыгында автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар арасында ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык буенча шәһәр конкурсы узды.