Казанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проекты кысаларында Абдулла Бичурин урамының 369 метр озынлыктагы участогы ремонтланган. 2239 кв. м мәйданда асфальт-бетонның яңа катламы җәелгән, Чистай урамыннан Четаев урамына кадәр участокта тротуар булдырылган, мәйданчыклар һәм төшү юллары ремонтланган, 989 м озынлыктагы борт ташлары алмаштырылган, шулай ук 424 метр култыксалы койма һәм 13 ут баганасы урнаштырылган.
Ремонт Татарстанның әйдәп баручы подрядчы оешмаларының берсе - «Каздорстрой " ААҖ тарафыннан башкарылган.