30 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренә уникаль «поезд-музей» килә

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

30 һәм 31 октябрьдә Яр Чаллы тимер юл вокзалының беренче платформасында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «РТЮ» ААҖнең уникаль күчмә күргәзмә-лекция комплексы эшләячәк.

Вагоннарда гадәти пассажир урыннары урынына Россиядә тимер юллары үсеше тарихы турында - беренче паровозлардан алып «Сапсан» тиз йөрешле поездларга кадәр махсус экспозиция урнаштырылган. Аерым вагоннарда тимер юл техникасының төрле чордагы хәрәкәттәге составлары һәм макетлары күрсәтелә: үлчәү комплекслары, йөк электровозлары, рельс автобуслары, ике катлы вагоннар һәм магистраль газ торбалары ташу макетлары.

Күргәзмә составында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган вагон бар. Экспозициядә вагон-теплушка фрагментын, хәрби Витебск макет-панорамасын, «Җиңү юллары» макетларын, тимер юл һәм хәрби техника макетларын, тимер юлчыларның шәхси предметларын һәм әйберләрен күрергә мөмкин. Немец-фашист илбасарлары белән сугышларда гомерләрен биргән ватандашларыбыз хөрмәтенә вагонда Мәңгелек ут яна.

Шулай ук музейда Россиянең беренче «Восточный» космодромы макеты тәкъдим ителә, аннан 2016 елда орбитага Җирнең өч ясалма спутнигы беренче тапкыр җибәрелгән.

Махсус укыту тренажерларында килүчеләр үзләрен машина йөртүче яки «Камаз» шоферы итеп тоя алачаклар.

Яр Чаллыда комплекс 30 һәм 31 октябрьдә 10:00дән 19:00гә кадәр эшләячәк. 13:00 дән 14:00 гә кадәр төшке ашка тәнәфес, килүчеләр өчен керү - 18:15кә кадәр. Төркем заявкаларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча 8(937) 570-23-44 телефонына шалтыратырга кирәк. Билет бәясе өлкәннәр өчен 70 сум һәм төркем өчен 900 сум тәшкил итә. Мәктәп укучыларына, студентларга, пенсионерларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International