Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «Будапешт күперләре» күргәзмәсе ачылды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «Будапешт күперләре» күргәзмәсе ачылды. Ачылыш тантанасында Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин, КДАТУның фәнни-тикшеренү эше буенча проректоры Евгений Вдовин, подрядчы оешмалар, югары уку йорты укытучылары һәм студентлары катнашты.

Чукин А. күргәзмәне ачып, КДАТУда аерым «Автомобиль юллары, күперләр һәм тоннельләр» кафедрасы бар, анда кирәкле белгечләр әзерлиләр, дип билгеләп үтте. Татарстанда төбәк юлларында 1078 күпер урнашкан. Һәм күргәзмә аларга тагын бер кат игътибар итәргә мөмкинлек бирә.

Артем Чукин Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгына Татарстан һәм Венгриянең күпер төзелешендә белгечләр әзерләү өлкәсендә активрак хезмәттәшлек итү өчен беренче адым булырга мөмкинлек тудырган шундый күргәзмәне оештыру идеясе өчен аерым рәхмәт белдерде. Өстәвенә, Венгриядә Россиягә дә исәпләнгән «Венгрия стипендиясе» дигән кызыклы программа бар.

Күргәзмә Будапештның танылган күперләре турында 10 мәгълүмати стендтан тора. Ул ике атна эшләячәк, аннары Генераль консуллык округына керүче Россиянең башка регионнарына күчәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International