Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 130 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 385 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3541 кеше килгән, 2847 пассажир киткән.

24 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, көндез урыны белән яңгыр, көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын җил. Температура: +8 - +13 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International