Тимер юл транспортының кышкы чорда өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендәге барлык структур бүлекчәләрендә масштаблы әзерлек эшләре башкарылды. Беренче салкыннар башланганчы инфраструктураның төп объектлары: хәрәкәтчән состав, юллар, станцион хуҗалык, пассажирлар комплексы җентекләп тикшерелде. Ачык һавада эшләүче барлык тимерьюлчылар кышкы махсус кием һәм аяк киеме, туңудан саклану чаралары белән тәэмин ителде.
Ягулык ресурслары, күмер һәм майлау материаллары, кар чистарту инвентаре запасы булдырылды, мөһим станцияләрдә һәм перегоннарда кар чистарту техникасын урнаштыру оештырылды. Шулай ук пассажир платформаларын һәм пассажирлар үтеп керү урыннарын эшкәртү өчен кирәкле күләмдә бозга каршы чаралар әзерләнде, станцияләрдә һәм тукталыш пунктларында пассажирлар платформалары капиталь ремонтланды һәм төзекләндерелде.
Тимер юл инфраструктурасын ремонтлау буенча комплекслы программа кысаларында 2018 елда 44 км тимер юл яңартылды, 173 км план-кисәтү эшләре башкарылды.