21 октябрьдә «Бигеш» аэропортында беренче тапкыр Ан-124-100ЕМ «Руслан» самолеты төште – ул дөньяда иң эре һәм йөк ташучы серияле самолет.
Лайнер габаритлары үз масштаблары белән таң калдыра: озынлыкка 69 метр, канатлары 73 метр, ә биеклеге 21 метр. Ан-124 120 тонна йөк күтәрә ала, ә максималь күтәрелеш авырлыгы 392 тонна, «Руслан» ягулыкны гына да 200 тоннадан артык алырга мөмкин.
«Руслан» Ан-124 самолеты узган гасырның 80нче елларында континенталь баллистик ракеталарның мобиль җибәрү җайланмаларын транспортлау һәм зур масштаблы десантның шәхси составын һава аша күчерүне башкару, шулай ук авыр хәрби техниканы ташу өчен төзелә. Ан-124 бортка 440 парашютчы-десантчы яки 880 солдат алырга сәләтле.
Ан-124 лайнерын кабул итү, һичшиксез, Бигеш аэропорты тарихына кереп калыр һәм, бәлки, һава судносының әлеге тибында башкарыла торган йөк ташуны үстерү юлында беренче адым булыр.