18 октябрьдә «Казан Арена» мәйданчыгында автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар арасында ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык буенча шәһәр конкурсы узды, ул традиция буенча Казан шәһәренең транспорт комитеты һәм Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты тарафыннан үткәрелә.
Конкурста Казанның автотранспорт предприятиеләреннән 9 команда катнашты. Команда һәм шәхси зачетта нәтиҗәләр ясалды.
«Хезмәт күрсәтү культурасы» дип аталган кондукторлар конкурсы коммуникатив күнекмәләрне үстерү, вазыйфаи бурычларны үтәү, пассажирлар белән дустанә аралашу, стресс ситуацияләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү кебек төрләр буенча узды.
Урта һәм зур сыйдырышлы автобус йөртүчеләр конкурсы теоретик (Юл хәрәкәте кагыйдәләре) һәм практик этаплардан – тиз арада маневрлау, классик сыннарны үтәү: «Змейка», «Тоннель капкалар», «Стоянка», «Колея» һәм башкалардан торды.
Гомумкоманда зачетында түбәндәгеләр җиңүче булды:
I урын - Казан шәһәренең ПАТП № 2 МУП;
II урын - Казан шәһәренең ПАТП № 4 МУП;
III урын - КПАТП № 9.
Моннан тыш, ел саен Республиканың профсоюз комитеты өстәмә номинацияләрдә бүләкләр оештыра. Комитет җитәкчесе Юрий Данилов түбәндәге ярышларда катнашучыларга бүләкләр тапшырды:
«Ярышларның иң яшь катнашучысы» - Сергей Андреевка (ИП «Беляев»);
«Ярышларның иң тәҗрибәле катнашучысы» - Илгиз Ганиуллинга («Республиканский автовокзал» ҖЧҖ);
«Ярышларда катнашучыны туган көне белән» - Алинә Матвеевага (Казан шәһәренең ПАТП № 4 МУП);
«Мисс-кондуктор» - Юлия Яшинага (Казан шәһәренең ПАТП № 2 МУП).
Котлыйбыз!