Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Деловые Линии» компанияләр төркеме генераль директоры Фәрид Мәдәни һәм «Ромекс GROUP» компанияләр төркеме президенты Алексей Прокопенко белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов тә катнашты.
«Ромекс GROUP» компанияләр төркеме белән алга таба да хезмәттәшлек итү, кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, «Деловые Линии» компанияләр төркеме вәкилләре Татарстан Республикасында хезмәттәшлекне үстерергә теләүләре турында белдерде.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, логистиканы һәм йөк ташуны үстерү Татарстан өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Юл-транспорт инфраструктурасын модернизацияләү - Татарстанның динамикалы үсешенең аерылгысыз факторы, дип ассызыклады ул.
Бүген республикада эре социаль әһәмияткә ия проектлар гамәлгә ашырыла, шул исәптән транспорт өлкәсендә дә. Бу М12 «Мәскәү - Түбән Новгород - Казан» юллары төзелеше, «Идел» елгасы аша күпер кичүе, М7 юлы. Гомумән, бу Татарстанга яңа мөмкинлекләр бирәчәк - йөк әйләнеше, туристлар агымы артуы көтелә, шулай ук хезмәт ресурсларына мобильлек бирәчәк.
«Без инвесторларга ярдәм итүгә һәм инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән барлык булган инструментларны актив кулланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Инвесторлар белән эшләү безнең өчен даими һәм системалы эш. «Ромекс» компанияләр төркеменең Татарстанда күпләп сату-тарату үзәкләрен төзү тәҗрибәсе бар. Хәзерге шартларда логистик комплекслар булдыру акланды һәм икътисади яктан нигезләнде.
Логистика һәм йөк ташу үсешенә килгәндә, бу юнәлеш Татарстан өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Без алга таба да тыгыз хезмәттәшлек итәргә телибез - гамәлгә ашырылучы проектлар буенча һәм әлбәтттә, яңа идеяләр дә хуплана"-диде ул.
Белешмә өчен: «Деловые Линии» компанияләр төркеме федераль транспорт-логистика операторы. Компаниягә 2001 елда Санкт-Петербургта нигез салынган, бүгенгә Россиянең алдынгы транспорт-логистика операторларының берсе, Россия логистика компанияләре арасында склад мәйданнары күләме буенча 1 нче урында тора.
"Ромекс" компанияләр төркеме - инвестиция-төзелеш холдингы, холдингта 80 нән артык компания. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре - инвестиция эшчәнлеге, шулай ук күчемсез милек белән идарә итү һәм эксплуатацияләү. Компания төрле объектлар төзи һәм идарә итә - склад һәм сату комплексларыннан алып торак күчемсез милеккә кадәр эшчәнлек алып бара, Россия Федерациясенең 8 төбәгендә проектларын гамәлгә ашыра. Компания шулай ук Татарстанда склад күчемлеге, сату объектлары тәкъдим ителгән.