Татарстанда милли проект буенча Азнакай районында юлларны төзекләндерү башланды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Азнакай-Ютазы-М5 автомобиль юлы, Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районында км 10,5 - км 12,0 юл аралыгы ремонтлана. Ремонтланачак участокның озынлыгы 1,5 км тәшкил итә.

Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тарафыннан җир эшләре һәм өслекнең югары катламын урнаштыру, юл кырыйларын тулы күләмдә ныгыту чаралары башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, узган елларда, 2022 елны да кертеп, Татарстан Республикасында илкүләм проект буенча 1 129,8 км юл ремонтланган. Уртача алганда агломерацияләр буенча тиешле нормативка туры килә торган юлларның өлеше 80,4%тан 83,2%ка кадәр арттырылган, 2023 елга план 83,99%. Шулай ук,  46,3%тан 50,3%ка кадәр тиешле норматив таләпләргә туры килә торган юллар һәм региональ әһәмияттәге өлеше артты. 2023 елга план - 51,05% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International