«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» форумы кысаларында Фәрит Хәнифов сессияләрдә катнашты

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген “Россия - Ислам дөньясы: KazanForum” форумы кысаларында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов "Төрекмәнстан һәм Россия Федерациясе арасында сәнәгать, транспорт һәм логистика өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү өчен инфраструктура шартлары" сессиясендә катнашты. Фикер алышу темасы Төньяк-Көньяк халыкара транспорт коридорын үстерү, сәнәгать һәм төзелеш материаллары өлкәсендә хезмәттәшлекне активлаштыру һәм үстерү, транзит потенциалны активлаштыру, шулай ук транспорт һәм логистика өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләрнең алга бару адымнары булды.

Шулай ук Татарстан Республикасы транспорт министрлыгы башлыгы "Логистика - җитештерү - сәүдә" тармакара кооперациясе" сессиясендә катнашты. Сессия барышында тармакара кооперацияне үстерү ихтыяҗы темасы күтәрелде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, чара төзелеп килүче транспорт инфраструктурасын йөк ташкыннары белән тәэмин итү зарурлыгы белән аңлатыла.

Халыкара транспорт коридоры (МТК) - ул икътисади коридор, аның төп элементлары региональ һәм тышкы сәүдә әйләнешен формалаштыручы регионнарның икътисади үзәкләре, эре сәнәгать кластерлары, махсус икътисади зоналар. Коридор трассасына тартылучы икътисади регионнардан өстәмә йөк агымнарын җәлеп итү мәсьәләсе сәнәгать һәм сәүдә өлкәләре белән кооперациядә халыкара транспорт коридоры үсеше максатчанлыгына туры килергә тиеш, дип билгеләп үтте сессиядә катнашучылар.

Фәрит Хәнифов үз чыгышында Татарстан Республикасы Түбән Кама ноктасының сәнәгать предприятиеләре йөкләрен Казахстан Республикасына һәм Азия илләренә тимер юл транспорты белән ташу вәзгыяте турында сөйләде. Шулай ук министр "Төньяк-Көньяк" юнәлеше буенча йөкләр ташуны яхшырту эшен алга таба да оештыру тәкъдиме белән чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International