Казан - Йошкар-Ола регионара поездларының хәрәкәт итү вакыты 1 сәгатькә кыскартылды

2023 елның 23 мае, сишәмбе

26 майдан пассажирларга уңайлы хезмәт күрсәтү өчен Казан - Йошкар-Ола регионара поездларның юлдагы вакыты 1 сәгатькә кыскартылды. Бу нәтиҗәгә инфраструктураны модернизацияләү ярдәмендә ирешелде.

Казаннан поезд 14:18 сәг. китәчәк, Йошкар-Олага 16:48 сәг. киләчәк. Поезд Йошкар-Оладан 07:47 сәг. кузгалып һәм Казанга 10:17 сәг. киләчәк. Юл 2,5 сәгать дәвам итәчәк.

Әлеге үзгәрешләр белән бәйле рәвештә Йошкар-Ола - Яранск - Йошкар-Ола шәһәрара поездлары расписаниесенә төзәтмәләр кертелде.

Поездларның йөрү вакытындагы барлык үзгәрешләр буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча, "РЖД Пассажирларга" мобиль кушымтасында һәм "Содружество" компаниясе сайтында алырга мөмкин: https://sodruzhestvoppk.ru.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International