Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия - KazanForum Ислам дөньясы» форумы кысаларында «Бөек Идел юлы» туристик проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды. Чарада РФ икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.
Киңәшмәдә «Бөек Идел юлы» проектының «юл картасы» турында фикер алыштылар. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыру регионнарда булган туристик үзәкләрне игътибардан читтә калдырмый гына, яңаларын үстерергә, аларга ярдәм итәргә, шулай ук елга пассажирлар ташу юнәлешен үстерергә мөмкинлек бирәчәк. «Регион вәкилләре әлеге эш буенча тырышлыкларны координацияли алсын өчен, «Берләшкән Идел-Кама суднолар йөреше компаниясе» акционерлык җәмгыяте төзергә кирәк», - дип сөйләде Фәрит Хәнифов. Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы шулай ук төбәкләр эчендә елга флотын үстерергә кирәклеген билгеләп үтте: «Һәр елны бер гамәлдәге судно сыйфатлы итеп ремонтланырга һәм куллануга яңа суднолар кертелергә тиеш», диде. Агымдагы елның апрелендә тизйөрешле пассажир судносын "ТР пассажир флоты ренновациясе" программасы буенча 03830 "Метеор - 2020" проектын суга төшерү тантанасы узды. 2023-24 елларга республика тарафыннан елга пассажирлар ташуны үстерү өчен "Метеор-2020" 6 данә тизйөрешле пассажир судносы һәм 1 А217 судносы заказ бирелде.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның июнендә узган Петербург Халыкара икътисади форумы кысаларында «Бөек Идел юлы» төбәкара туристик проектын гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешү Туризм буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте, Самара өлкәсе һәм Чуаш Республикасы Министрлар Кабинеты арасында имзаланды. Документ бердәм мәгълүмат тирәлеген үстерүгә ярдәм итәчәк. Аерым алганда, регионнарның туристик потенциалы турында мәгълүмат бирергә, шулай ук регионара проектны алга этәрергә, елгаара пассажирлар йөртүне үстерүгә ярдәм итәргә.
Шулай ук Фәрит Хәнифов "Россия - KazanForum Ислам дөньясы" форумы кысаларында "ДОМ.РФ" БАНК вәкилләре, Чад Республикасы делегациясе (Үзәк Африка) һәм Оман Солтанаты (Азия) вәкилләре белән берничә очрашу үткәрде. Очрашуларда ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.