Татарстан Республикасы транспорт министрлыгы һәм «Дело» төркеме арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Дело» компанияләр төркеме арасында килешү имзаланды. Документка ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм "Дело" компанияләр төркеме өлкән вице-президенты Денис Илатовский кул куйды.

Килешү тимер юл контейнер ташуларын һәм йөкләрне контейнеризацияләү дәрәҗәсен үстерү һәм арттыру юлы белән Татарстан Республикасының транспорт-логистика потенциалын үстерү өлкәсендә озак вакытлы хезмәттәшлекне күздә тота. Яклар шулай ук Татарстанның терминаль инфраструктурасын үстерү проектларын гамәлгә ашыруның максатчанлыгын һәм перспективаларын, шул исәптән булган терминаль куәтләрне реконструкцияләү һәм мультимодаль үзәкләр составында яңа терминаль-логистик комплекслар төзү исәбенә дә өйрәнәчәк. Документ төбәкнең төп йөк җибәрүчеләре һәм махсус икътисади зоналар резидентлары белән уртак эш оештыруны, мультимодаль сервисларны киңәйтүне һәм аларның сыйфатын күтәрүне күздә тота. 

«Әлеге килешү Татарстан Республикасына авыл хуҗалыгы, сәнәгать, нефть химиясе продукциясен диңгез юлы һәм Азия илләренә тимер юл белән илтеп җиткерүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк. Шул исәптән, максат автомобиль һәм тимер юл магистральләренең һәм су юлларының транспорт системасы инфраструктурасын үстерү. Шул рәвешле, төбәк өчен икътисад үсеше, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеге артачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов.

«Татарстан Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе, монда бик күп сәнәгать предприятиеләре тупланган. Татарстан Республикасы Хөкүмәте транспорт-логистика куәтләрен булдыру һәм үстерү буенча актив эш алып бара. Имзаланган килешү әлеге өлкәдә күпьяклы хезмәттәшлекне җайга салырга, контейнер ташуларны куллануны киңәйтергә һәм регионның транспорт һәм транзит потенциалын тагын да ныгытырга мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады Денис Илатовский. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International