«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәрендә юлчылар Мәскәү районында Декабристлар урамындагы (Воровский урамыннан Восстание урамына кадәр) 0,9 км озынлыктагы һәм 6 полоса киңлегендәге автомобиль юлын ремонтлый башладылар.
Бүген "Җиңү поезды" Казанда тукталыш ясады. Әлеге вакыйгага багышланган чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, «Россия тимер юллары» ААҖ филиалының Казан территориаль идарәсе буенча Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасында 2025 елда юл эшләре программасының гамәлгә ашыра башлануы турында сөйләде. Чарада шулай ук «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев катнашты.
Бүген, 28 апрельдә, Россиядә Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтәләр. Ул Халыкара дәрәҗәдә уздырыла, эш урынында аварияләрне һәм травматизмны булдырмау чараларына, куркынычсыз, сәламәт һәм лаеклы хезмәт шартларын булдыруга игътибарны юнәлдерә.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында 6,2 км озынлыктагы 5,1 – 11,4 км участогында Азнакай – Дүсем автомобиль юлы ремонтлана.
Бүген Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында массакүләм агач утырту бара.
Бүген Татарстан Республикасында Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуны билгеләп үтәләр.
Май бәйрәм көннәренә иң кирәкле маршрутлар буенча өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә.
Бүген Казанның елга портында пассажир навигациясен ачу тантанасы булды. Чарада ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, «ТР Флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Мария Захватова, Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт Комитеты рәисе Алексей Сидоров, «ВГУВТ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ Казан филиалы директоры Ильяс Сәлахов, Министрлыклар һәм комитетлар вәкилләре, шулай ук кунаклар һәм башкала халкы катнашты.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында "Казан" Халыкара аэропорты предприятияләрнең төрле хезмәткәрләре дә, пассажирлар да үзләренең тарихи белемнәрен сынап карый алган уникаль мәйданчыкка әверелде.