2026 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр республика территориясендә урнашкан региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында күчәргә йөкләнеш 6 тоннадан артып киткән транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Хәрәкәтне вакытлыча чикләүне кертү зарурлыгы автомобиль юлларының конструктив элементларының язгы чорда артык дымлануы аркасында тотып тору сәләте кимү белән бәйле. Әлеге чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән.
Агымдагы елның язгы чорында хәрәкәткә вакытлыча чикләүләр кертелә торган участоклар исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин.
Искәртеп узабыз, язгы чорда чикләү региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында хәрәкәт итүне тыймый, ә транспорт чаралары күчәренә рөхсәт ителә торган иң чик йөкләнешне генә чикли.