Студентлар MAX аша шәһәр яны поездларында ташламалы йөрү хокукын раслый ала

2026 елның 27 марты, җомга

«Содружество» ППК шәһәр яны поездлары пассажирлары ташламалы статусны кәгазь документларны кулланмыйча гына раслый ала. Моның өчен Max милли мессенджерында цифрлы ID күрсәтү дә җитә. Беренче этапта бу хезмәт студентлар өчен мөмкин булды.

Кулланучыга ташламага хокукны раслау өчен Max мессенджеры профилендә цифрлы ID бүлегендә урнашкан смартфон экранында QR-кодны күрсәтү, ә кассирга – аны сканировать итү җитә. Система, процессның ышанычлылыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итеп, укучылар реестрында пассажир булу-булмавын автомат рәвештә тикшерәчәк.

Пассажирларның шәхси мәгълүматлары тулысынча саклана: QR-кодны сканерлаганда кассир пассажирның ташламалы йөрү хокукы турындагы мәгълүматны гына күрә.

Әлеге хезмәттән Казан-1 станциясендәге шәһәр яны кассасыннан билет алучы студентлар файдалана ала. Киләчәктә аны башка станцияләрдә һәм шәһәр яны поездларында кертү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International