29 марттан техник сәбәпләр аркасында Бөгелмә - Кандра һәм Бөгелмә - Туймазы шәһәр яны поездлары үзгәртелгән расписание буенча йөриячәк.
- 7290 нчы Бөгелмә - Кандра поезды Бөгелмә станциясеннән 11.49 сәгатьтә китә, Кандрага 15.57 сәгатьтә килә.
- Кандра - Бөгелмә станциясеннән 7291 нче поезд 16.09 да китә, Бөгелмәгә 16.34 тә килә.
- 7292 нче Бөгелмә - Кандра поезды Бөгелмә станциясеннән 17.20 сәгатьтә китә, Кандрага 21.37 сәгатьтә килеп җитә.
- 7293 нче Кандра - Бөгелмә поезды Кандра станциясеннән 06.41 сәгатьтә китә, Бөгелмәгә 07.03 сәгатьтә килеп җитә.
- 7294 нче Бөгелмә - Туймазы поезды Бөгелмә станциясеннән 07.32 сәгатьтә китә, Туймазыга 11.11 сәгатьтә килә.
- 6769 нчы Туймазы – Бөгелмә поезды Туймазы станциясеннән 11.37 сәгатьтә китә, Бөгелмә станциясенә 11.16 сәгатьтә килеп җитә.
Расписаниедә җирле вакыт күрсәтелгән.
7 июньнән 31 июльгә кадәр, 1 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр җөпсез көннәрдә һәм 2 августтан 30 августка кадәр җөпле көннәрдә 6761/6762 нче Чаллы – Бөгелмә шәһәр яны поездлары өчен Зәй станциясендә пассажирлар утырту һәм төшереп калдыру гамәлдән чыгарыла.