Татарстан юлларында транспорт агымнары мониторингының 1,5 меңнән артык детекторы монтажланган

2026 елның 27 марты, җомга

Татарстан Республикасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Юл хуҗалыгын үстерүнең Гомумсистема чаралары» федераль проекты кысаларында республиканың шәһәр агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын һәм юл хәрәкәте белән адаптив идарә итүне этаплап үстерү дәвам итә. Бүгенге көнгә Татарстан юлларында 1,5 меңнән артык транспорт агымын мониторинглау детекторы монтажланган.

Татарстан 2020 елдан башлап 300 меңнән артык халкы булган шәһәр агломерацияләрендә юл хәрәкәте белән идарә итү процессларын автоматлаштыруга юнәлдерелгән интеллектуаль транспорт системаларын кертү чараларын гамәлгә ашыруда катнаша.

2020-2024 еллар чорында Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә, шул исәптән «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында, «Транспорт системасы белән идарә итүнең бердәм платформасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын булдыру һәм үстерү чаралары гамәлгә ашырылды. Бу эш барышында юлларда транспорт агымнары мониторингының 500 дән артык детекторы һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын фотовидеофиксацияләүнең 88 комплексы урнаштырылган.

Төзелгән система бүген бер меңнән артык заманча стационар, күчмә һәм мобиль комплекслардан торган челтәр булып тора. Җайланма юл-транспорт һәлакәтләре тупланган урыннарда һәм хәрәкәт интенсивлыгы югары булган зоналарда урнаштырыла һәм мәгълүматларны автомат рәвештә республика дәүләт автоинспекциясенең мәгълүмат эшкәртү үзәгенә тапшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International