Министрлыкта автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитетының II Пленумы узды

2026 елның 27 марты, җомга

2025 ел йомгаклары буенча ТР автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы арасында тармак тариф килешүләрен үтәү йомгаклары буенча республика автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюз комитетының II Пленумы узды.

Пленум эшендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, шулай ук республика профсоюз комитеты әгъзалары, республиканың тармак предприятиеләре җитәкчеләре, ТР транспорт Министрлыгы хезмәткәрләре, тармак предприятиеләренең беренчел профсоюз оешмалары рәисләре, республика профсоюз комитетының яшьләр советы әгъзалары, профсоюз активы катнашты.

Чара барышында «Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге» иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы арасында 2026-2028 елларга юл хуҗалыгы буенча тармак (тариф) килешүенә һәм автомобиль һәм шәһәр электр транспорты буенча тармак (тариф) килешүенә кул куелды.

Тармак (тариф) килешүләренә социаль гарантияләр турында берничә нигезләмә кертелгән: тармак оешмаларында уртача хезмәт хакы күләмен Татарстан Республикасы буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсендә билгеләргә омтылу; махсус хәрби операция зонасыннан кайткан хезмәткәрләргә яраклашуда ярдәм итү, СВО инвалид хезмәткәрләренә аларны социализацияләүдә ярдәм күрсәтү һ.б.

Чара тармак хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International