Санкт-Петербургта 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр «Экспофорум» да узган беренче Халыкара транспорт-логистика форумы үз эшен төгәлләде. Чара Россия Федерациясе Президентының Россия транспорт коридорларының глобаль конкурентлыкка сәләтлелеген тәэмин итү буенча йөкләмәләрен үтәү кысаларында узды.
Программага 50дән артык чара кертелгән, аларда 350дән артык спикер катнашкан.
Форумда 82 илдән 6000нән артык кеше, шул исәптән 17 министр катнашты. Татарстан Республикасыннан ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты, ул түгәрәк өстәлләрдә булды.
Мәйданчыкта дипломатик корпусның 24 башлыгы булды. Катнашучылар арасында - 1250дән артык компаниядән Россия һәм чит ил бизнесының 2700дән артык вәкиле – алар арасында 450гә якын-транспорт һәм логистика өлкәсендәге компанияләр.