ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов Техник советның чираттагы утырышын үткәрде, анда Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторның советнигы Александр Ивленков, РФ Беларусь Республикасы илчелеге җитәкчесе (Казандагы бүлек) Руслан Дрозд, республика юл тармагының эре подрядка алынган оешмалары һәм проект институтлары вәкилләре катнашты.
Утырышта “Могилевхимволокно” ААҖ (Беларусь Республикасы) генераль директорының коммерция эшләре буенча урынбасары Александр Колеснев чыгыш ясады. Ул җыелганнарга полиэфирлы геотекстиль япма турында сөйләде. Әлеге материал, докладчы хәбәр итүенчә, урынлы механик имгәнүгә югары каршы тору көченә ия, материалны җәйгәндә бу бигрәк тә мөһим. Япма юл төзегәндә саклаучы һәм фильтрлаучы катлам буларак кулланыла.
Утырышта Татарстан Республикасы территориясендә юл төзелешендә полиэфирлы геотекстиль япманы куллану мөмкинлеген өйрәнү турында карар кабул ителде.