«Казан» халыкара аэропортында 2012 нче елда 5 ай эчендә пассажирлар агымы 479 мең 854 кеше тәшкил итте. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 29,1% ка артыграк. Шуның белән бергә эчке юнәлештә 287 мең 980 кешегә (+21%), ә халыкара юнәлештә – 191 мең 874 кешегә (+31%) хезмәт күрсәтелде.
2011 нче елның шул ук чоры белән чагыштырганда тотрыклы үсешне эчке линиянең даими юнәлешләре күрсәтә: Мәскәү (+33,1%), Уфа – Сургут (+32%), Санкт-Петербург (+31,5%), Челябинск – Новосибирск (+27%) һәм Екатеринбург (+32,9%). Чит ил юнәлешләре арасында Хургада, Шарм Эль Шейх, Дубай, Прага, Даламан, Барселона, Родос һәм Ларнака кебек курортлар кулайрак күрелгән.
Казан аэропортында йөк агымы күләме гыйнвар–май айларында 19,8% үсте. Отчет чорында самолетларның очу саны 9,6% артты һәм 7260 берәмлек тәшкил итте.