Республиканың автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре өчен Hyundai автобусына презентация ясадылар

2012 елның 14 июне, пәнҗешәмбе
       Республиканың пассажир автотранспорты предприятиеләре өчен Җәйге Универсиада-2013 катнашучыларына һәм кунакларына хезмәт күрсәтү өчен яңа юнәлештәге пассажир автобусы Hyundai Motor Company -  Universe презентациясе уздырылды.

      Әлеге юнәлештәге автобусларның төп сыйфатлары арасында аларның куркынычсызлыгы тора. Конструкцион катылыгы арттырылган, вибрация киметелгән, йөртүче урыны эргономикасы камилләштерелгән. Монда муен һәм арканы тотып торучы иң яхшы куркынычсызлык ремене белән җиһазландырылган көйләнә торган 44 пассажир утыргычы урнаштырылган. Комплектациягә кондиционер, тау тормозы, арткы күренеш көзгеләре, ян тәрәзәләр тонировкасы, магнитола керә.

      Презентациягә Татарстанның 23 автотранспорт пердприятиеләре җитәкчеләре чакырылган иде. Аларның күбесендә автобус үзенең эксплуатацион характеристикалары белән зур кызыксыну уятты. Минзәлә АТП директоры Рамиль Муратов сөйләвенчә, аны 2 момент җәлеп итте: 20 литрлап ягулык сарыф итүе һәм утыргычларың ясалма күн белән  эшкәртелүе. Гомумән алганда автобус бик уңайлы һәм ышанычлы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International