Татарстанда 29 июньгә җиңел такси белән пассажирлар һәм багаж ташу эшчәнлеген тормышка ашыру өчен 4100 рөхсәт кәгазе бирелде. 5000 артык рөхсәт кәгазе ясалды. Рөхсәт кәгазе дөрес тутырылган гариза һәм таләп ителгән документларның күчермәләрен тапшыргач бер көннән соң 5 елга түләүсез бирелә. Республикада зона принцибы буенча гаризаларны кабул итү һәм рөхсәт кәгазен алу өчен 11 үзәк ачылды. Рөхсәт кәгазен алганда ташучы гаризага беркетелгән документларның төп нөсхәсен күрсәтергә тиеш. Таксистның транспорт чарасы закон таләпләре буенча җиһазландырылган булырга тиеш. Автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә контраст төстәге “шашкалар” куелган булырга тиеш. Шулай ук җиңел таксиның алдагы панелендә йөртүченең уң ягында җиңел такси белән файдалану өчен түләү шартлары турында мәгълүмат, фотография белән йөртүченең визит карточкасы, пассажирлар һәм багаж ташуны тормышка ашыру буенча тикшерүне тәэмин итүче әгъзаның атамасы, адресы, элемтә өчен телефоны куелырга тиеш.
2012 елның 1 июленнән легаль булмаган ташу өчен җитди штрафлар каралган. Атап әйткәндә, пассажирлар һәм багаж ташуга рөхсәте булмаган йөртүчегә 5000 сум күләмендә административ штраф салыначак. Транспорт чарасында тиешле рөхсәтсез махсус яктылык һәм тавыш сигналлары бирү өчен җайланмалар һәм тану фонаре кую, әлеге җайланмаларны конфискацияләү белән гражданнарга 2500 сум күләмендә административ штраф салуны китереп чыгара, транспорт чарасын файдалану өчен җаваплы булган шәхесләргә – 20000 сум, юридик шәхесләргә – 500000 сум. Йөртүчегә җиңел такси салонында тиешле мәгълүмат булмаган очракта 1000 сум штраф салыначак, хезмәттәге шәхескә - 10000 сум, юридик шәхескә – 30000 сум.
Закон таләпләрен, суд карары буенча бирелгән боерыкны үтәмәү ачыкланган очракта рөхсәт кәгазе гамәлдән чыгарылырга мөмкин.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Стукалов ассызыклады, тикшерүче әгъзалар эшеннән башка гражданнарның да актив катнашуы кирәк. Бу шулай ук легаль булмаган таксистлар тәкъдименнән баш тарту, һәм законга каршы килә торган эшчәнлекләре турында үз вакытында хәбәр итү. Шул очракта “бомбилаларга” мәдәниятле җиңел такси хезмәте күрсәтү базарында эшләү файдасыз булачак.