Яшел Үзәндә “Тандер” логистик үзәгенә кадәр автомобиль юл төзү мәсьәләсе каралды

2012 елның 28 июне, пәнҗешәмбе
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры  урынбасары Эдуард Данилов Яшел Үзәндә “Тандер” логистик үзәгенә кадәр юл төзү мәсьәләсе турында киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитеты, “Транспроект” ЯАҖ, “Главтатдортранс” ДКУ, “Институт АгроТрансПроект” ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

       Киңәшмәдә “Тандер” логистик үзәгенә кадәр юлның 1500 эш урыны булдырып үзенә бер төрле иҗтимагый-икътисадый мәгънәсе булуы турында билгеләп үтелде. 3 километрдан артыграк озынлыктагы әлеге юл эшләп килүче, Яшел Үзәннең түбән сәнәгать өлешендә җитештерү предприятиеләренең, бигрәк тә фанер, үсешен тәэмин итүгә мөмкинлек бирә, шулай ук куп балалы гаиләләр поселогын шәһәр белән бәйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International