ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “Татарстан Республикасы трнаспортында табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллану” темасына түгәрәк өстәл булып узды. Фикер алышуда Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама башкарма комитетлары вәкилләре, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы, икътисад, сәнәгать һәм сәүдә, экология һәм табигый байлыклар министрлыкларының, РФ ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең җаваплы эшчеләре, һәм шулай ук Татарстан һәм Екатеринбургның автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Түгәрәк өстәл эшен ачып җибәргәндә, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте, Россиянең Транспорт министрлыгы 2012 елда газ ягулыгында эшләүче 2000 автобус сатып алуны субсидияләүгә 3,5 миллиард сум бүлеп бирергә планлаштыра. Федераль бюджет шундый бер автобусның 30% бәясен субсидияли. Заявкалар компаниясендә автобуслар алу буенча Россия Федерациясенең 22 субъекты актив катнаша. Өстәвенә, Татарстанның газ ягулыгында эшләүче автобуслар алуга ихтыяҗы иң зур булып чыккан – 287 берәмлек. Барлыгы РФ субъектларыннан автобус алу өчен 1436 заявка бирелгән. Татарстанга килгәндә, “газлы” автобусларны алырга республиканың 13 автотранспорт предприятиясе планлаштырган – Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Баулы, Әлмәт, Азнакай, Норлат шәһәрләреннән, Байлар Сабасы ш.т.п.
“КамАЗ” ААҖнең лизинг һәм сатуны үстерү буенча директоры Олег Ершов сүзләренчә, заводның мотор ягулыгы итеп компримированный газ – метан кулланучы зур линияле НефАЗ автобуслары эшләп чыгару мөмкинлеге бар. Бу шулай ук шәһәрдә йөрүче түбән идәнле, шәһәр янында һәм шәһәрара йөрүче автобуслар. Шәһәрдә йөрүче түбән идәнле “НефАЗ” 5299-30-31 автобусы 6,1 миллион сум тәшкил итә, шәһәр янында “НефАЗ” 5299-111-31 – 5,9 миллион сум. КамАЗ бер айга 120 машина чыгарырга әзер. Өстәвенә, завод мәсьәләнең комплекслы чишелешен тәкъдим итә: эшләп чыгару, сервислы хезмәт күрсәтү һәм йөртүчеләр әзерләү. Пассажирлар автотранспортының газ ягулыгына күчү максатының төп факторлары итеп О.Ершов экология, куркынычсызлык һәм бәрәкәтлелекне атап чыкты. Чыгымны каплау газ белән эшләүче шәһәр автобусы мисалында дизель белән эшләүчегә караганда 12 айга тизрәк. Краснодарда автобуста пассажирлар ташу тәҗрибәсе күрсәткәнчә, газ белән эшләүче 30 автобустан файдалану ягулыкта 1 елга 10 миллион сум экономия бирә.
Автобус алудан кала, түгәрәк өстәлдә катнашучылар газлаштырылган транспорт чаралары һәм газ җиһазлары халәтен төзәтү һәм техник тикшерү буенча махсус предприятиеләр челтәрен оештыру һәм үстерү кирәклеге мәсьәләсен күтәрделәр. Аерым алганда, Татарстан территориясендә автомобиль газ тутыручы компрессорлы станцияләр челтәрен төзү һәм үстерү буенча планнары турында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм “Газпром Трансгаз Казань” ҖЧҖ белгечләре сөйләде.
Җыелучылар алдында чыгыш ясаучы РФ ТР буенча ФСХ идарәсе вәкиле газ ягулыгы белән эшләүче хәрәкәттәге составтан файдаланучы автотранспорт предприятиеләренә салым преференцияләре бирелергә мөмкин дип хәбәр итте.