ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

2012 нче елның 11 декабрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович рәислеге астында 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру өчен транспорт инфраструктурасы объектларын әзерләү буенча киңәшмә булып узды, атап әйткәндә Казан тирәли боҗралы тимер юл хәрәкәтен оештыру.

1А Терминалында пассажирлар өчен “Американский бар и Гриль” (“АмБар”) милли Америка кухнясы рестораны ачылды. 56 утырту урыны булган ресторан эчке рейсларларның очып китүләрен көтү зонасында 2 нче катта урнашкан. Монда пассажирлар классик америка ашамлыклары белән гена түгел, башка кулинар традицияләр – итальян, мексика һәм хәтта техас хитлары белән дә ләззәтләнә алалар.

23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
25 гыйнвардан шәһәр янында йөри торган поездларның расписаниеләре үзгәрә. 6386 нчы Йошкар-Ола – Казан һәм 6381 нче Казан – Йошкар-Ола поездлары расписаниедән чыгарылачак.

22
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
2012 ел эчендә Куйбышев тимер юлы Волго-Камск регионы вокзалларыннан ерак арага йөри торган поездлар белән 735 меңнән артык пассажир җибәрелгән, бу 2011 елдагыга караганда 5,3% күбрәк. Ай саен регион станцияләреннән 92 мең тирәсе пассажирлар җибәрелә, иң күп пассажирлар арту вакыты июль һәм август айларына туры килә.

15
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

“Комсосмольская правда – Татарстан” газетасы редакциясендә пресс-конференция булып узды, анда җиңел таксига карата закон таләпләре турында фикер алыштылар. Аның эшендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Айзатуллин һәм ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов, һәм шулай ук таксомотор хезмәтләре вәкилләре катнашты.


14
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе
21 гыйнварда сәгать 8.00 дән алып 31 гыйнварда сәгать 18.00 кадәр Биек Тау станциясендә тимер юл тасмасын төзекләндерү эшләре барачак.
ГТЮ Казан регионы Васильево станциясендә тимер юлны төзәтү сәбәпле  15 гыйнвардан шәһәр янында йөри торган поездларның расписаниеләре үзгәрә.

10
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен рөхсәт кәгазе бирү дәвам итә, ул 2011 елның 8 декабрендә башланган иде. Республикада 2013 нче елның 10 гыйнварына 7425 кеше рөхсәт кәгазе алды.

9
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Җәмәгать транспортында йөрүче күп кенә гражданнар автобус, троллейбус һәм трамвай салоннарында кыш көне температура нормасы турында сораулар бирәләр.

8
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

Камада Алабуга районы Покровское (Сентяк) саласы каршында урнашкан боз аша чыгу урыны рәсми рәвештә эшен дәвам итә. Елга аша кичү Яр Чаллы аша узган Түбән Камадан Казанга яки Мамадышка кадәр баручы юл белән чагыштырганда, сизелерлек итеп – 100 км якын юлны кыскартырга мөмкинлек бирә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International