Иң зур кулланышта Волго-Камск регионы буенча элеккечә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм көньяк юнәлешләр тора. Төп пассажирлар оештыручы вокзал булып Ульяновск Центральный тора, аннан 2012 елда барлык пассажирларның 66,1% артыгы юлга чыкты. Икенче урында җибәрелгән пассажирлар саны буенча – “Бөгелмә” (10%) һәм “Яр Чаллы” (9,6%), өченче урында – “Димитровград” (7,5%) торалар.
“Федераль пассажир компаниясе” ААҖ поездларының VIP, СВ һәм купе вагоннарына Интернет аша билет алган очракта Куйбышев тимер юлында 5% ташламалар бирү акциясе эшли.
Моннан тыш “ФКБ” ААҖ нең еракка баручы пассажирлар комплексы өчен “РЖД Бонус” лояльлек программасы эшен дәвам итә. Катнашучы пассажирларга юлда йөргән өчен бонус баллары өстәп куела, җыелган балларны билетларга алыштырырга мөмкин.
Пассажирлар өчен барлык мәгълүматларны www.rzd.ru сайтында “Пассажирларга” бүлегендә, һәм шулай ук Бердәм мәгълүмати-белешмәләр үзәгендә 8 (800) 775-00-00 телефоныннан белергә була (шалтырату Россиянең барлык почмакларыннан да түләүсез).